Яндекс.Метрика

Календарь событий

Апрель 2021
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30

Среда, 31 марта 2021 15:12

Книжные новинки!

Хөрмәтле укучылар! 

Сезгә Республика балалар китапханәсе фондына алынган яңа китаплар сайланмасын тәкъдим итәбез!

________________________

Уважаемые читатели! 

Предлагаем вашему вниманию подборку новых книг, поступивших в фонд Республиканской детской библиотеки!

Хәйруллина В. Шәп бабай, тәти әби : шигырьләр / Вәсимә Хәйруллина. – Казан: «Яз» нәшрияты, 2019. – 208 б.

 «Яңа китап – яңа дус,

 Ал да кулыңа, таныш» – дип яза «Яңа китап» шигырендә бу китапның авторы , балалар шагыйрәсе Вәсимә Хәйруллина. Бу китапны кулыгызга алып, укып карагыз әле! Ул тәмле телле, күңелле. Шигырьләр китабы кече яшьтәге балаларга уку өчен тәкъдим ителә. Җыентыкны рәссам Рөстәм Хәбибуллинның матур, төсле рәсемнәре бизәгән. 0+

Мәрдәнова Ф. Әкиятләр / Флёра Мәрдәнова. – Казан: «Ак бүре» нәшрияты, 2019. – 32 б. 

  Язучы Флера Мәрдәнованың бу китабы – әкият укырга яратучы балалар өчен. Китапка Тавык белән чеби, Елтыр елан патшасы кызы, Убырлы карчык һәм аның тылсымлы таягы, иң ямьсез патша кызы турында кызыклы әкиятләр тупланган. Китапның рәссамнары – Фаил Ислам һәм Рөстәм Хәбибуллин. 6+

Әбүдәрова Л. Октябрь һәм бәләкәй тылсымчы / Ландыш Әбүдәрова. – Казан : «Юлбасма» нәшрияты, 2019. – 36 б.

 Язучы Ландыш Әбүдәрованың бу китап эчендәге сихерле әкияте – тылсымчы булырга хыялланучы Эльза исемле кечкенә кызчык, аның җанлы уенчыклары һәм «Мине бер кем дә яратмый!»- дип еларга яратучы көз ае - Октябрь турында. Рәссам – Алия Гайнуллина. 6+

Прочитано 37 раз
LogoRDB2019
Яндекс.Метрика