Яндекс.Метрика

Четверг, 13 января 2022 11:59

Юбиляры!

Кадерле укучылар! 8 гыйнварда балалар язучысы Нәкыйп Каштанга 80 яшь тулды. Нәкыйп Каштановның әдәби иҗаты күп еллар дәвамында аның табиблык  һөнәри хезмәте белән янәшә үрелеп бара. Аның балалар өчен китаплары белән танышыйк! 

Дорогие читатели! 8 января исполнилось 80 лет татарскому детскому писателю Накипу Каштану. Литературное творчество писателя тесно переплетается с его профессиональной деятельностью врача. Познакомимся с его книгами для детей!

 

  Айгөлнең туган көне: шигырьләр, әкиятләр, табышмаклар.

  Нәкыйп Каштанның шигырьләрендә тормышка яңа баскан кечкенә балаларның кызыклы тормышы, уй – кичерешләре, шатлык – борчулары чагыла. 6+

  Стихи, сказки и загадки для детей младшего школьного возраста..

 

 Читекле алмагач: нәни хикәяләр, әкиятләр.

  Бу китапка язучының Аяз исемле малайларда яшәгән  Ак кәҗә бәтие, хикмәтле чиләк, хикмәтле алмагач, канатлы ай, ачулы туп турында хикәяләре һәм әкиятләре тупланган. Рәссам – Илдар Нәфиев. 0+

  Рассказы и сказки для детей дошкольного возраста.

 

   Канатлы чәчәкләр: шигырьләр, әкиятләр, табышмаклар, санамышлар. 

  Канатлы чәчәкләр, наратта үскән һәм чәй эчкәндә башка төшкән кәнфитләрне күрәсегез килсә, бу китапны ачып карагыз! Китаптагы шигырьләр – мавыктыргыч, йөгерек телле һәм нәфис сүрәтле. Рәссам – Алла Айсина. 6+ 

   Стихи, сказки, загадки и считалки для детей младшего школьного возраста. 

 

Прочитано 545 раз
Яндекс.Метрика