Яндекс.Метрика

Вторник, 01 декабря 2020 12:20

Татар балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗановка быел 70 яшь тулды!

Татар балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗановка быел 70 яшь тулды! (1950) Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин аның турында :“Үзенең шигырьләрендә Мөҗәһит татар балалар поэзиясенең бай традицияләрен дәвам итә”- дип язган.

 

Баллы җәй: балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, әкият.

Җәй көне авылда балаларга бик рәхәт һәм күңелле! Туйганчы йокларга, күбәләкләр куып уйнарга, чәчәкләр җыярга, бал белән чәй эчәргә була! Шагыйрьнең бу китабы – баллы, аллы - гөлле җәй турында. Китап эчендәге матур рәсемнәрне Влада Семёнова ясаган.

 

Әнием канатлары: шигырьләр, әкиятләр.

Әниләрнең канатлары буламы? Әгәр балалары авырып китсә, яки берәр кыен хәлгә калса канатлана икән әниләр... Китапка Мөҗәһитнең төрле елларда язылган шигырь - әкиятләре кергән, укып карагыз! Рәссам – Алла Айсина.

 

Батыр буласым килә: шигырьләр.

Китаптагы шигырьләр белән бергә балаларга серле табигать дөньясына сәяхәткә чыгарга,  китап геройларына ияреп балыкка йөрергә, җиләк җыярга, бәбкә сакларга мөмкин. Китап рәссам Рөстәм Хәбибуллинның төсле рәсемнәре белән бизәлгән.

 

Бәхет юлы: шигырьләр.

Бу китап эчендә балалар тормышыннан алынган маҗаралар турында шигырьләр белән беррәттән табышмаклар, палиндромнар, тизәйткечләр, акрошигырьләр, тагын әллә нинди кызыклы сүз уйнаткычлар да бар. Рәхәтләнеп укырга була! Китапның рәссамы – Влада Семёнова.

Прочитано 1390 раз
Яндекс.Метрика