Яндекс.Метрика

Пятница, 15 января 2021 12:02

Татар язучысы Фатих Әмирханның тууына 135 ел!

 Татар язучысы Фатих Әмирханның тууына 135 ел.

Фатих Әмирхан – татар сатира жанрын тудыручы. Язучының балалар өчен “Нәҗип”, “Ул үксез бала шул”, “Корбан”, “Балалар атавы”, “Халык кызлары” хикәяләре билгеле.

Халык кызлары : әкият вә тарихларыннан алып язылган хикәя. Хикәя урта яшьтәге мәктәп балаларына уку өчен тәкъдим ителгән. Җыентыктагы  легендар хикәя - Сөенбикә – ханбикә, Айга менгән Зөһрә кыз  һәм Зөлхәбирә исемле кызның фаҗигале, әмма якты, саф образларын ачып бирә.

 

Фатих Әмирхан. Сайланма әсәрләр: 2 томда.

 Т. 1 : Повестьлар, хикәяләр.

 Сайланма әсәрләр китабына язучының “Нәҗип”, “Ул үксез бала шул”, “Корбан”, “Балалар атавы” дигән балалар хикәяләре тупланган. Хикәяләр балаларны кешеләргә карата көнче һәм үчле булмаска, ятимнәргә миһербанлы булырга өнди, матур әдәби тел белән язылган.

Прочитано 1233 раз
Яндекс.Метрика