Яндекс.Метрика

Пятница, 29 января 2021 12:21

Хади Такташның тууына быел 120 ел!

Татар халкының күренекле шагыйре Хади Такташның тууына быел 120 ел. Әдипнең балалар яратып укырлык әсәрләре дә билгеле.

Тәүфыйклы песи 

  Бу китапта  Һади Такташның кечкенә балалар өчен язылган каймак яратучы хәйләкәр песи, әби һәм эт турында күңелле шигыре тәкъдим ителә. Ул татар, рус һәм инглиз теллләрендә бирелгән. Рәсемнәрне Лилия Золондина ясаган.

 

 Караборынның дусты

  Китапта Һади Такташның балаларга язылган хикәясе тупланган. Ул Әйдүк исемле малай һәм аның кечкенә тугры дусты – Караборын кушаматлы эт турында. Хикәядә революция елларында барган яңа тормыш өчен көрәшнең чагылышын күрергә була. Китапның рәссамы – С. Насыйрова.

 

Прочитано 1022 раз
Яндекс.Метрика