Яндекс.Метрика

Пятница, 05 февраля 2021 11:11

6 февральдә балалар шагыйре Ринат Мәннанның туган көне, аңа 75 яшь!

Шагыйрь утыз дистәдән артык балалар китабы язган!

Кызыл күбәләк: балалар өчен шигырьләр.

Мичсез нәрсә пешә? Ә гади таш чүлмәк батыр була аламы? Малайга эт нигә  үпкәли, ә песи  кача икән ? Чын егет нинди булырга тиеш? Ринат абыегызның бу китабын алып укып карагыз әле, белерсез!

 

 Табип әлифбасы

  Ринат Мәннан – шагыйрь дә, чып - чын табип та! Бу китапта чын табип язган чын табип әлифбасы тәкъдим ителгән. Ул укырга әле өйрәнә генә башлаган балаларга бик файдалы булыр. Китаптагы рәсемнәрне рәссам Александр Алешин ясаган.

 

Нәни маҗаралары

 Шагыйрьнең бу китабына Нәни исемле куян баласы турында балалар өчен шигырьләре кергән. Нәни - чемпион да, солдат та, космонавт та булган, бар эшкә дә өлгергән! Китапның рәссамы – Алексей Мамаев.

Прочитано 1143 раз
Яндекс.Метрика