Яндекс.Метрика

Понедельник, 22 марта 2021 13:19

«Республика балалар китапханәсенең» телевидениедә чыгыш ясау!

«Республика балалар китапханәсе» китапханә хезмәткәрләре «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясенең “Хәерле иртә” тапшыруында катнаштылар. Телевидениедә чыгыш ясауларының максаты Республика балалар китапханәләрендә 23 марттан 27 кадәр үткәреләчәк Бөтенроссия “Балалар китабы атналыгы” акциясе кысаларында уздырылачак чаралар белән китап укучыларны таныштыру иде. 

Кыскача гына китап укучылар өчен әзерләнгән бай әчтәлекле программа турында сүз барды. Китап бәйрәменә Татарстан Республикасының танылган балалар язучылары Йолдыз Шәрәпова, Юлия Ивлиева, Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов, Вера Хәмидуллина киләчәк, алар белән иҗади очрашулар китапханәдә генә түгел, мәктәп һәм гимназияләрдә дә булачагын ассызыклап үтте. 

«ГТРК Татарстан» “Хәерле иртә” тапшыруларын оештыручыларга  безнең “Республика балалар китапханәсе” эшчәнлегенә игътибар күрсәтүләре һәм республика күләмендә яктыртулары өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Эшләрегез һәрчак уңышлы нәтиҗә бирсен, куелгән максатыгызга ирешеп яшәгез!

Прочитано 905 раз
Яндекс.Метрика