Яндекс.Метрика

Вторник, 25 мая 2021 10:23

Новинки книг!

Хөрмәтле укучылар! Сезгә Республика балалар китапханәсе фондына алынган яңа китаплар сайланмасын тәкъдим итәбез!

Уважаемые читатели! Предлагаем вашему вниманию подборку новых книг, поступивших в фонд Республиканской детской библиотеки!

Дәрзаман Җ. Канатлы каһарман: балалар өчен әкиятләр.

            Балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаман иҗаты кызыклы маҗараларга бик бай. Әлеге китапта Көрән – Бакый исемле кырмыска батырлыклары, Арыш бабаның кече оныгы Нур – Задә исемле арыш егетенең эшчәнлеге, хыял илендә илләр гизәргә яратучы малай Илгизәр, Карурман кунаклары һәм билгеләр патшалыгында булган төнге маҗара турында әкиятләре кергән. Китапның рәссамнары Ольга Ярикова һәм Лилия Гарифуллина. 0+

Бикмуллина А. Йолдызлар шулай куша: балалар өчен хикәяләр.

  Язучы Алинә Бикмуллинаның бу китабындагы хикәяләр шук, тапкыр, теләсә нинди хәлдә дә югалып калмый торган һәм бик тә дөреслекне яратучы Шәмси исемле малай турында. Китаптагы рәсемнәрне Рөстәм Хәбибуллин ясаган. 6+

         Галиуллин Р. Биш «ике»ле : балалар өчен хикәяләр.

         Язучы Рөстәм Галиуллинның әлеге китабына  аның соңгы елларда иҗат ителгән хикәяләре тупланган. Хикәяләрдә хәзерге заман малай – кызларын планшетсыз тора алмаган Айдарны, әнисен сөендерергә яратучы Рәсимне, күңел күзе ачылган Айнурны, спортчы Камилне очратырга була. Рәссам Илдар Нәфиев. 6+

 

Прочитано 847 раз
Яндекс.Метрика