Татар балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗановка быел 70 яшь тулды!
Татар балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗановка быел 70 яшь тулды! (1950) Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин аның турында :“Үзенең шигырьләрендә Мөҗәһит татар балалар поэзиясенең бай традицияләрен дәвам итә”- дип язган.
Баллы җәй: балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, әкият.
Җәй көне авылда балаларга бик рәхәт һәм күңелле! Туйганчы йокларга, күбәләкләр куып уйнарга, чәчәкләр җыярга, бал белән чәй эчәргә була! Шагыйрьнең бу китабы – баллы, аллы - гөлле җәй турында. Китап эчендәге матур рәсемнәрне Влада Семёнова ясаган.
Әнием канатлары: шигырьләр, әкиятләр.
Әниләрнең канатлары буламы? Әгәр балалары авырып китсә, яки берәр кыен хәлгә калса канатлана икән әниләр... Китапка Мөҗәһитнең төрле елларда язылган шигырь - әкиятләре кергән, укып карагыз! Рәссам – Алла Айсина.
Батыр буласым килә: шигырьләр.
Китаптагы шигырьләр белән бергә балаларга серле табигать дөньясына сәяхәткә чыгарга, китап геройларына ияреп балыкка йөрергә, җиләк җыярга, бәбкә сакларга мөмкин. Китап рәссам Рөстәм Хәбибуллинның төсле рәсемнәре белән бизәлгән.
Бәхет юлы: шигырьләр.
Бу китап эчендә балалар тормышыннан алынган маҗаралар турында шигырьләр белән беррәттән табышмаклар, палиндромнар, тизәйткечләр, акрошигырьләр, тагын әллә нинди кызыклы сүз уйнаткычлар да бар. Рәхәтләнеп укырга була! Китапның рәссамы – Влада Семёнова.