Новинки книг!
Хөрмәтле укучылар! Сезгә Республика балалар китапханәсе фондына алынган яңа китаплар сайланмасын тәкъдим итәбез!
Уважаемые читатели! Предлагаем вашему вниманию подборку новых книг, поступивших в фонд Республиканской детской библиотеки!
Дәрзаман Җ. Канатлы каһарман: балалар өчен әкиятләр.
Балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаман иҗаты кызыклы маҗараларга бик бай. Әлеге китапта Көрән – Бакый исемле кырмыска батырлыклары, Арыш бабаның кече оныгы Нур – Задә исемле арыш егетенең эшчәнлеге, хыял илендә илләр гизәргә яратучы малай Илгизәр, Карурман кунаклары һәм билгеләр патшалыгында булган төнге маҗара турында әкиятләре кергән. Китапның рәссамнары Ольга Ярикова һәм Лилия Гарифуллина. 0+
Бикмуллина А. Йолдызлар шулай куша: балалар өчен хикәяләр.
Язучы Алинә Бикмуллинаның бу китабындагы хикәяләр – шук, тапкыр, теләсә нинди хәлдә дә югалып калмый торган һәм бик тә дөреслекне яратучы Шәмси исемле малай турында. Китаптагы рәсемнәрне Рөстәм Хәбибуллин ясаган. 6+
Галиуллин Р. Биш «ике»ле : балалар өчен хикәяләр.
Язучы Рөстәм Галиуллинның әлеге китабына аның соңгы елларда иҗат ителгән хикәяләре тупланган. Хикәяләрдә хәзерге заман малай – кызларын – планшетсыз тора алмаган Айдарны, әнисен сөендерергә яратучы Рәсимне, күңел күзе ачылган Айнурны, спортчы Камилне очратырга була. Рәссам – Илдар Нәфиев. 6+