Яндекс.Метрика

Календарь событий

Октябрь 2026
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31

Вторник, 25 мая 2021 10:23

Новинки книг!

Хөрмәтле укучылар! Сезгә Республика балалар китапханәсе фондына алынган яңа китаплар сайланмасын тәкъдим итәбез!

Уважаемые читатели! Предлагаем вашему вниманию подборку новых книг, поступивших в фонд Республиканской детской библиотеки!

Дәрзаман Җ. Канатлы каһарман: балалар өчен әкиятләр.

            Балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаман иҗаты кызыклы маҗараларга бик бай. Әлеге китапта Көрән – Бакый исемле кырмыска батырлыклары, Арыш бабаның кече оныгы Нур – Задә исемле арыш егетенең эшчәнлеге, хыял илендә илләр гизәргә яратучы малай Илгизәр, Карурман кунаклары һәм билгеләр патшалыгында булган төнге маҗара турында әкиятләре кергән. Китапның рәссамнары Ольга Ярикова һәм Лилия Гарифуллина. 0+

Бикмуллина А. Йолдызлар шулай куша: балалар өчен хикәяләр.

  Язучы Алинә Бикмуллинаның бу китабындагы хикәяләр – шук, тапкыр, теләсә нинди хәлдә дә югалып калмый торган һәм бик тә дөреслекне яратучы Шәмси исемле малай турында. Китаптагы рәсемнәрне Рөстәм Хәбибуллин ясаган. 6+

         Галиуллин Р. Биш «ике»ле : балалар өчен хикәяләр.

         Язучы Рөстәм Галиуллинның әлеге китабына  аның соңгы елларда иҗат ителгән хикәяләре тупланган. Хикәяләрдә хәзерге заман малай – кызларын – планшетсыз тора алмаган Айдарны, әнисен сөендерергә яратучы Рәсимне, күңел күзе ачылган Айнурны, спортчы Камилне очратырга була. Рәссам – Илдар Нәфиев. 6+

 

Прочитано 1877 раз
Яндекс.Метрика